Башкортстанда 3 кешелек гаилә югалган. Аларны инде 10 көн эзлиләр.
Башкортстанда бер гаилә хәбәрсез югалган, дип яза "Башинформ". Бу турыда югалган 24 яшьлек Ирина Кузякованың очрашып йөргән егете хәбәр иткән. Игорь Попов сүзләренә караганда, Ирина инде 17 февральдән бирле элемтәгә чыкмаган.
- Ирина әти-әнисе белән Оренбургта иде. Ул әнисен әтисе белән бергә МРТга алып барды. 17 февральдә, көндез, Ирина миңа...